news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туристлары арасында яңа ел ялларында Казан популяр юнәлеш булып тора

Федераль туризм агентлыгы россиялеләрнең яңа елда кайда ял итәчәген ачыклаган.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Ил эчендә ял итүне сайлаган Россия туристлары арасында яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр юнәлешләр булып Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Казан санала. Бу мәгълүматны әлеге шәһәрләргә бронь салу саны буенча Федераль туризм агентлыгы (Ростуризм) ачыклаган, дип яза “Известия”.

Чит илгә баручылар ешрак Вьетнам, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм Израильне сайлый. RT хәбәр иткәнчә, Россиядә һәм чит илдә ял итү бәясе узган елдагыча калган: 25 мең һәм 35-40 мең сум.

Иң үзенчәлекле юнәлеш булып Кытай билгеләнгән. Анда “дүрт йолдызлы” кунакханәдә 8 көн куну 150 мең сум тәшкил итәчәк.

Ростуризм җитәкчесе киңәшчесе Дмитрий Горин бәян иткәнчә, соңгы елларда туризмга ихтыяҗ кризиска чаклы дәрәҗәгә кайта. Пассажир ташу 20 процентка арткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100