news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия трассаларында көндез йөк машиналарының хәрәкәтен чиклиләр

Чикләү 20 майдан 31 августка кадәр һава температурасы 32 градустан артса гамәлдә булачак.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). 20 майдан 31 августка кадәр, һава температурасы 32 градустан артып киткәндә, Россия юлларының кайбер участокларында көндезге вакытта зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәрәкәт буенча чикләүләр Россия гидрометеорология үзәге һава торышы фаразлары нигезендә кертеләчәк. Өстәвенә, юлларда тиешле билгеләр пәйда булачак. Кагыйдә бозган өчен машина йөртүчеләргә административ чаралар кулланылачак.

Чикләү зур йөк транспорты йөргәннән соң, эссе һава торышында юлларда буразналар барлыкка килү белән бәйле. Шулай итеп, мондый транспорт төнлә, һава температурасы түбән булганда, йөри алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot