Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Транспорт министрлыгы хаҗиларны хаҗга алып бару программасын раслады
Россия хаҗиларын Согуд Гарәбстанына хаҗга алып бару программасын РФ Транспорт министрлыгында килештерделәр. Рейсларның план-графигын министр урынбасары Владимир Потешкин җитәкчелегендәге киңәшмәдә расладылар, дип хәбәр иттеләр ведомствоның MAX каналында.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, пассажирлар йөртү программасы тулысынча үтәләчәк. 2026 елда хаҗга Россия хаҗилары өчен квота 25 мең кеше тәшкил итә. Аларны Мәккә һәм Мәдинәгә 5-21 май көннәрендә китерү планлаштырыла, кире кайту рейслары 30 майдан 15 июньгә кадәр билгеләнгән.
Шул ук вакытта очышларны оештыру Якын Көнчыгыштагы агымдагы вәзгыятьне, шул исәптән кайбер илләрнең һава киңлегенең өлешчә ябылуын да исәпкә алачак.
Рейсларны Jazeera Airways, Centrum Air, Flyone Asia авиакомпанияләре самолетлары башкарачак, ә резерв ташучы сыйфатында Uzbekistan Airways каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз