news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Транспорт министрлыгы Мисыр белән авиаочышны яңарту проектын әзерләргә планлаштыра

Россия авиабелгечләренә Хургада һәм Шарм-эш-Шейх аэроопртларында өстәмә тикшерүләр үткәрергә туры киләчәк, дип белдерде транспорт министры.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисыр белән авиаочышны яңарту турындагы президент указы проектын Хөкүмәткә юлларга планлаштыра. Бу хакта журналистларга транспорт министры Максим Соколов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Аның сүзләренчә, Россия авиабелгечләренә Хургада һәм Шарм-эш-Шейх аэропортларында өстәмә тикшерүләр үткәрергә туры киләчәк.

15 декабрьдә Россия белән Мисыр гражданнар авиациясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек турында беркетмә имзаладылар. Беркетмә 30 көннән вакытлыча кулланыла башлаячак, аңа нигезләнеп, Мисыр белән даими авиаочышны яңарту турында карар кабул ителәчәк.

Авиаочышны яңарту Россия Президенты тиешле боерыкны имзалагач кына мөмкин булачак.

Каир белән даими авиаочыш 2018 елның февралендә ачылырга мөмкин. Әмма әлегә Мисырның Шарм-эш-Шейх һәм Хургада курортларына чартер рейслары турында сүз бармый, дип ачыклык кертте министр.

Россия Мисыр белән авиаочышны 2015 елның көзендә Синай ярымутравы өстендә Россия авиакомпниясе самолеты һәлакәткә очраганнан соң туктаткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100