news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Транспорт министрлыгы метрода балаларны коляска белән йөртүне тыюны кичектерде

Ведомство Россиядә метрополитеннан куллануның бердәм кагыйдәләре проектына тискәре мөнәсәбәт аркасында карарны үзгәртте.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы метрода балаларны коляскада йөртү буенча карарын үзгәртте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство Россиядә метрополитеннан куллануның бердәм кагыйдәләре проектын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Документта җир асты пассажирлары өчен балаларны коляскада алып керү тыелу турында әйтелгән.

Министрлыкның проектын социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә тоттылар. Моннан тыш, Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова матбугат хезмәте омбудсмен ведомствога аңлатма сорап мөрәҗәгать итәчәген сөйләде. Соңрак министрлык документның яңа редакциясен әзерләвен белдерде. Яңа документта ике сумканы бушлай алып керү нормасы сакланган. 

Ведомство Шулай ук җир асты пассажирларына эскалатор, траволатор буенча йөгерүне тыя, вагонда ишекләргә сөялү, пассажирларга керергә һәм чыгарга комачаулау, хәрәкәт вакытында һәм поезд тукталышларында вагон ишекләрен ачуны тыю пунктларын үз көчендә калдырган. Шулай ук РФ Транспорт министрлыгы метро пассажирларына сасы багаж алып керергә, алкоголь эчемлекләр эчәргә, электрон тәмәке тартырга һәм теләсә нинди хәрәкәт итү чараларын кулланырга (инвалид коляскасыннан кала) рөхсәт итми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100