news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Транспорт министрлыгы Казанда парковканың сәгате 46 сум булырга тиеш дип санаган

Парковка машиналар белән 89 процентка тулган очракта аның бәясе сәгатенә – 23 сум, 85 проценттан кимрәк булса 0 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгының түләүле парковкалар турындагы боерыгы дөнья күргән. Анда Татарстан (беренче чиратта, Казан) өчен түләүле парковка бәясен сәгатенә 46 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Министрлыкның рәсми порталында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Әлеге бәя машиналар белән тулган парковкалар өчен тәкъдим ителә, автомобильләр саны кимү белән бәя дә кими. Әйтик, парковка машиналар белән 89 процентка тулган очракта аның бәясе сәгатенә – 23 сум, 85 проценттан кимрәк булса 0 сум тәшкил итәчәк.

  • Хәзерге вакытта Казанда парковка бәясе сәгатенә 30-70 сум тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100