news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Транспорт министрлыгы Каһирә аэропортын тикшерү нәтиҗәләре буенча хисап әзерли

2017 елның гыйнвары Мисыр белән Россия арасында авиаэлемтә ачу вакыты булырга мөмкин, дип белдерәләр Транспорт министрлыгында.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елның гыйнвары Мисыр белән ике арада авиаэлемтә ачу вакыты булырга бик мөмкин, дип саный Россия транспорт министры Максим Соколов. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Россия белгечләре Каһирәдән кайтып төште. Хәзерге вакытта уздырылган инспекциягә йомгак ясала”, – дип белдергәннәр Россия Транспорт министрлыгында.

Моңа кадәр Мисыр белән авиаэлемтәне яңарту турындагы карар Россия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан экспертлар чыгарган нәтиҗәгә таянып кабул ителәчәге белдерелгән иде. Россия авиабелгечләренең Каһирә аэропортындагы чираттагы инспекциясе 2016 елның декабрь ахырында уздырылды.

Министр Максим Соколов сүзләренчә, 2017 елның гыйнвары Мисыр белән ике арада авиаэлемтә ачу вакыты булырга бик мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100