news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия транспорт күзәтчелеге самолетларга камера урнаштыруның мөһимлеген аңлатты

Камерадан башка гына җирдәге хезмәтләрнең ничек эшләвен күреп булмый.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Самолетларга камера урнаштыру очкычларга тикшерү үткәргән җирдәге хезмәтләрне күзәтү өчен кирәк. Россиянең Транспорт өлкәсендәге күзәтчелек федераль хезмәте (Ространснадзор) башлыгы урынбасары Владимир Черток шундый фикер җиткерде, дип яза “Известия”.
 
“Салонда камерадан башка гына без җирдәге хезмәтләрнең ничек эшләвен күрмибез. Алар бит шулай ук безнең кебек очар алдыннан самолетларны тикшерә. Әмма аларны берәү дә күзәтми. Үз эшләрен тиешенчә башкарганнармы, ярамаган гамәл кылынмаганмы – видеоязма булмагач, берәү дә белми”, – дигән Черток. 
 
Аның сүзләренчә, әлеге таләп норматив-хокукый актта язылган. “Салонда булган хәлне теркәп бара торган видеоязма – объектив контроль чарасы булырга тиеш”, – дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100