Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Төркиядән кием импортын якынча ике тапкыр киметкән
Ел башыннан Россия Төркиядән кием импорты күләмен якынча ике тапкыр киметте, ягъни 253 млн долларга кадәр. Бу хакта РИА Новости статистик ведомство мәгълүматын өйрәнгәннән соң хәбәр итте.
Мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча, барыннан да бигрәк өске кием һәм трикотаж эшләнмәләр буенча күрсәткечләр үзгәрде. Мисал өчен, ир-атларның өске киемнәрен сатып алу 12 тапкырга, яки 231 мең долларга, ә хатын-кызларныкы 5 тапкырга, яки 147,7 меңгә кимегән.
Трикотаж эшләнмәләр буенча импорт күләме 8 тапкыр кимегән, ягъни 7,6 мең долларга кадәр. Мондый хәл эшләнмәләрнең башка категорияләре буенча да күзәтелә.
Агентлыкта билгеләп үткәнчә, Төркиядән кием экспортында Россия өлеше 2 процентка җитә. Бу иң зур сатып алучылар арасында 12нче урын. Якынча шундый ук күләмнәр Дания, Казахстан һәм Согуд Гарәбстанына туры килә. Төркиядән иң күп кием Германия (16 процент), Нидерланд (12,3 процент) һәм Испаниягә (11 процент) экспортлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз