Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәкләрендә Украинаның тагын 14 пилотсыз очу аппараты юк ителгән
Һава һөҗүменнән саклану системасы берничә сәгать эчендә Россия территориясендә Украинаның тагын 14 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Мәскәү вакыты белән 11.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Украинаның самолет тибындагы 14 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - дип белдерделәр ведомствода.
Россия хәрбиләре Брянск өлкәсендә – сигез, Мәскәү өлкәсендә – дүрт, Тверь һәм Калуга өлкәләрендә берәр пилотсыз очкычны бәреп төшергән.
Украина Кораллы көчләре көн саен Россиянең чик буе һәм үзәк төбәкләрендәге объектларга пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүм итәргә тырыша. Һава һөҗүменнән саклану системалары күпчелек дроннарны юк итә. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, армия Украина пилотсыз очкычларының һөҗүм итү куркынычын киметү өчен һава һөҗүменнән саклануда эшелонлаштырылган системалар куллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз