news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 35 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергәннәр

9 февраль төнендә Россиядә 35 пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Курск өлкәсе территориясендә 18 дрон юк ителгән, Орлов өлкәсе һәм Краснодар крае өстендә дүртәр, Воронеж һәм Ростов өлкәләрендә өчәр, Брянск һәм Тула өлкәләре һәм Кырымда берәр дрон бәреп төшерелгән.

Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз хәбәр иткәнчә, төбәк территориясендә пилотсыз очкычны юк итү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Шулай ук элегрәк Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев БПЛАны юк итү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр булмау турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100