news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә төнлә 32 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары төнлә самолет тибындагы 32 Украина пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төн дәвамында 30 ноябрьнең 23:30 сәгатеннән 1 декабрьнең 7:00 сәгатенә кадәр һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары 32 Украина пилотсыз очкычын юк итте», – диелә хәбәрдә.

Ведомство мәгълүматлары нигезендә, Краснодар краенда, Белгород, Брянск, Новгород һәм Ростов өлкәләрендә дүртәр БПЛА, Азов диңгезе акваториясендә һәм Ленинград өлкәсендә өчәр пилотсыз очкыч, Воронеж өлкәсендә ике аппарат һәм Волгоград, Курск, Смоленск һәм Тула өлкәләрендә берешәр БПЛА бәреп төшерелгән.

Исегезгә төшерик, 30 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә ике пилотсыз очкыч юк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot