news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның 55 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

ПВО көчләре бер төн эчендә Россия территориясендә 55 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгында.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 32 БПЛА Белгород өлкәсе территориясендә, 12 БПЛА Воронеж өлкәсе территориясендә, алты дрон Кара диңгез акваториясендә, өч БПЛА Липецк өлкәсе территориясендә, берешәр дронны – Ростов һәм Курск өлкәләре территориясендә бәреп төшергәннәр.

Украина дроннарының Воронежга һөҗүме вакытында берничә кеше зыян күргән, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Александр Гусев Телеграм-каналда. Билгеләп үтелгәнчә, барлык кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мәскәү вакыты белән 3:46 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot