Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның 34 пилотсыз очу аппараты юк ителгән
Шимбәгә каршы төндә Россия хәрбиләре Курск, Брянск, Белгород, Калуга өлкәләре һәм Кырым территориясендә Украинаның 34 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
20 пилотсыз очкычны – Курск өлкәсе, 11 дронны – Брянск өлкәсе, берәр пилотсыз очу аппаратын Кырым Республикасы, Белгород һәм Калуга өлкәләре территориясендә бәреп төшергәннәр.
Губернатор Владислав Шапша хәбәр иткәнчә, бер пилотсыз очкыч Калуга өлкәсенең Людиново шәһәре янында шартлаган. Нәтиҗәдә, берничә торак йортка зыян килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз