news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның 235 пилотсыз очкычы юк ителгән

Мәскәү вакыты белән 23:00 сәгатьтән 07:00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 141 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Төнлә барлыгы 235 дрон юк ителгән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 35 дронны Брянск өлкәсе территориясендә бәреп төшергәннәр, тагын 32 – Кырымда, 22 – Краснодар краенда, 15 – Тула өлкәсендә, 13 – Калуга өлкәсендә, җиде – Курск өлкәсендә, дүртешәр – Рязань һәм Ростов өлкәсендә, өчәр – Белгород һәм икешәр Ленинград өлкәсендә. Моннан тыш, Смоленск, Псков, Новгород өлкәләре, Мәскәү төбәге территориясендә берәр дрон бәреп төшергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot