news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 87 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 87 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

«Узган төн дәвамында Мәскәү вакыты белән 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Украинаның самолет тибындагы 87 пилотсыз очу аппаратын юк итә: 30 – Курск өлкәсе территориясендә, 18 – Ставрополь крае территориясендә, 11 – Ростов өлкәсе территориясендә, 10 БПЛА – Брянск өлкәсе территориясендә, 5 – Тула өлкәсе территориясендә, 4 – Рязань өлкәсе территориясендә., 3 – Кырым Республикасы территориясендә, икешәр БПЛА – Волгоград һәм Воронеж өлкәләре территориясендә, берәр – Түбән Новгород өлкәсе һәм Кара диңгез акваториясе территориясендә», - диелә Россия Саклану министрлыгы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot