news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 86 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән

Төн эчендә Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 86 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшерде, дип хәбәр иттеләр Саклану министрлыгында.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 23 БПЛА – Курск өлкәсендә, 16 БПЛА – Брянск өлкәсендә, 15 БПЛА – Тула өлкәсендә, 12 БПЛА – Белгород һәм Орлов өлкәләрендә, 4 БПЛА – Мәскәү төбәгендә, шул исәптән Мәскәүгә очучы 2 БПЛА – Смоленск өлкәсендә, берәр БПЛА – Воронеж һәм Рязань өлкәләрендә юк ителгән.

Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында мәгълүмат юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot