news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 69 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә, шул исәптән Мәскәү төбәгендә дә 69 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, пилотсыз очкычларны Белгород, Брянск, Калуга, Курск өлкәләре, Мәскәү өлкәсе, Ростов, Рязань, Самара, Саратов өлкәләре һәм Кырым Республикасы территорияләрендә бәреп төшергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында Казан һәм Түбән Кама аэропортларын яптылар. Казан, Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәт халкына һөҗүм куркынычы аркасында яшерен урыннарга төшәргә куштылар. Бу хакта мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.

Моннан тыш, Татарстан территориясендә 22.15 сәгатьтән Мәскәү вакыты белән «пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot