news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 66 пилотсыз очу аппараты юк ителгән

Бер төн эчендә һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 66 пилотсыз очу аппаратын юк иткән, дип хәбәр иттеләр Саклану министрлыгында.

Шуларның утызы – Воронеж өлкәсе, унысы – Белгород өлкәсе, сигезе – Ставрополь крае, алтысы – Кырым территориясендә, тагын унбере – Азов диңгезе акваториясендә, берсе Самара өлкәсе территориясендә бәреп төшерелгән. Зыян килүчеләр турында мәгълүмат юк.

Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Яңа Куйбышевскидагы бер сәнәгать предприятиесенә пилотсыз очу аппараты һөҗүм итү омтылышы булган. Зыян күрүчеләр юк. Урында оператив хезмәтләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot