Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 61 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 61 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 18 пилотсыз очкыч Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән, 12 — Воронеж өлкәсендә, 11 — Кырым Республикасы территориясендә. Белгород өлкәсендә тагын сигез дрон һәм Волгоград өлкәсендә алты дрон бәреп төшерелгән. Моннан тыш, Брянск һәм Ростов өлкәләрендә икешәр БПЛА юк ителгән һәм берәр — Рязань өлкәсе һәм Мәскәү төбәгендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз