Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 20 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 20 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.
Министрлык мәгълүматлары буенча, Кара диңгез акваториясе өстендә тугыз дрон бәреп төшерелгән, дүртесе – Воронеж өлкәсе территориясендә, өчесе – Белгород өлкәсе территориясендә, тагын өчесе – Кырым Республикасы территориясендә, шулай ук бер БПЛА – Курск өлкәсе территориясендә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртән Татарстан Республикасында пилотсыз куркыныч режимы кертелде. Ул Мәскәү вакыты белән 04:02 дән 05:05 кә кадәр гамәлдә булды. Бу хакта үз кушымтасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз