Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәкләрендә бер төн эчендә 121 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 121 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 29 пилотсыз очкыч Краснодар крае өстендә бәреп төшерелгән. 15 дрон – Кырым өстендә, 13 — Брянск өлкәсендә, 12 — Белгород өлкәсендә, 9 – БПЛА Воронеж өлкәсе һава киңлегендә, сигезәр — Саратов өлкәсе һәм Ставрополь крае территориясендә юк иткәннәр.
Шулай ук җиде дронны Калуга өлкәсе территориясендә бәреп төшергәннәр, алтысын — Тула өлкәсе территориясендә, бишен — Ростов өлкәсе территориясендә, дүртесен — Рязань өлкәсе территориясендә, икесен — Азов диңгезе акваториясендә, берешәр БПЛА Смоленск, Орлов һәм Тверь өлкәләренең һава киңлекләрендә тотылган.
Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре ТР территориясе өстендә өч пилотсыз очкыч бәреп төшерде. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанның Тукай районында төзелешләрнең берсендә өч БПЛА җимерекләре табылган. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз