news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россия төбәкләрендә 77 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелде

Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре узган төндә Россия төбәкләрендә 77 пилотсыз очкычны бәреп төшергән, дип хәбәр иттеләр Саклану министрлыгында.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 42 БПЛА Саратов өлкәсе территориясендә, 12 – Ростов өлкәсе территориясендә, ун – Кырым Республикасы территориясендә, тугыз – Волгоград өлкәсендә, ике – Белгород өлкәсендә, берәр – Әстерхан өлкәсе һәм Чечен Республикасы территориясендә бәреп төшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 02:56 сәгатьтән 08:10 сәгатькә кадәр «пилотсыз очкыч куркынычы режимы» гамәлдә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot