news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләре мәктәпләренә Татарстан 8 млн сумлык татар теле дәреслекләре тапшырды

Россия төбәкләренең мәгариф оешмаларына Татарстан быел 8 млн сумлык 19 меңнән артык татар теле дәреслеге тапшырды. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Россия төбәкләренең татар мәктәпләренә татар теле һәм әдәбиятыннан мең данә таблицалар тапшырылды. Дәреслекләр һәм методик әдәбият белән тәэмин итүдә зур эш алып барыла», — дип сөйләде спикер.

Татар теле бүген Россиянең 28 төбәгендә, шул исәптән Россия Федерациясенең 24 субъектында — уку планы кысаларында, шулай ук факультатив һәм дәрестән тыш сәгатьләрдә өйрәнелә. Моннан тыш, төбәкләрдә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли.

Закирова федераль исемлеккә 60 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелүен билгеләп үтте. «Безнең тарафтан татар теле һәм әдәбияты буенча федераль эш программалары эшләнде», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100