Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәгендә куркынычсызлык каешын такмаган өчен штрафны гамәлдән чыгардылар
Транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлык каешын такмаган өчен штрафны Волгоград өлкәсендә гамәлдән чыгардылар. Эш шунда ки, камера машина йөртүченең АЗСка чиратта каешсыз руль артында булуын теркәгән. Шул сәбәпле дәүләт автоинспекциясендә штрафны яңадан карарга карар кылдылар.
РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк аңлатканча, бу очракта хокук бозуны әһәмиятсез дип санаганнар, димәк, штраф гамәлдән чыгарылган.
Өлкәдә әлеге прецедентны шулай ук башка охшаш очракларга да таратырга планлаштыралар, машина йөртүчеләргә АЗСта чиратны көткәндә каешны эләктермәгәне өчен штраф салганнар, дип яза «За рулем» басмасы. Әгәр штраф салынган булса, ул яңадан каралачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз