news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәгендә 53 яшьлек хатын 30 ел көткәннән соң беренче баласын тапкан

Июнь аенда Сургут шәһәрендә округ клиник үзәгендә 53 яшьлек хатын-кыз беренче баласын тапкан. Медицина оешмасы мәгълүматлары буенча, ул бу вакыйганы 30 ел көткән, дип хәбәр итә «URGA-NEWS.ru».

Аның әни булуга юлы җиңел булмый: пациент ЭКО процедурасын уза, беренче триместрда баласы төшү куркынычы аркасында йөклелек патологиясе бүлегендә дәвалана. Бала көткән вакытта хатын-кыз һәрдаим акушер-гинеколог Ирина Лепихина күзәтүендә була. Йөклелек вакытында аңа гестацион шикәр диабеты һәм гипертония диагнозлары куялар. Баланы 37 атнада кесарев кисеме ярдәмендә тудыралар. 3000 граммлы, 50 сантиметрлы, Апгар шкаласы буенча 8-9 баллы, сау-сәламәт малай туа.

Медицина үзәге президенты Лариса Белоцерковцева хәбәр иткәнчә, 2024 елда оешмада 45 яшьтән өлкәнрәк – 15, ә 2025 елның алты аенда инде 9 хатын-кыз бала тапкан. Аның сүзләренчә, дөрес әзерләнгәндә һәм киңәшләрне үтәгәндә, куркынычлар булуга да карамастан, өлкән яшьтә бала табу мөмкин хәл.

news_right_1
news_right_2
news_bot