news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова яңа дөнья рекорды куйды

Алинә Заһитова алдагы зур казанышына сентябрьдә Германиядә халыкара турнирда ирешкән иде.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар -информ»). Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Мәскәүдә Гран-при этабында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Ул 80,78 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды.

Алинә Заһитова алдагы зур казанышына сентябрьдә Германиядә халыкара турнирда ирешкән иде. Анда 79,93 балл җыйды. Шунда ук ирекле программада (158,50) һәм кыска белән ирекле программа күрсәткечләре суммасы (238,43) буенча да рекорд куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot