news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тимер юлларының (РЖД)беренче вице-президенты Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль поездларына ниятләнгән билетлар бәясен атады

Билет бәясе якынча 2 меңнән 10-12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев).  Мәскәү-Казан югары тизлекле магистральдә йөриячәк поездларга билет бәясе якынча 2 меңнән 10-12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бүген бу хакта "Россия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин Мәскәү («Интерфакс«) – Түбән Новгород – Казан («Татар-информ») видеокүпере барышында белдерде.

"Билетның уртача бәясе 1 чакрым өчен 4 сум булачак, ә туристлык классы билетлары 2 сумнан бераз артыграк торачак", - диде А.Мишарин. Аның сүзләренчә, 2018 елга билет бәясе, инфляцияне истә тотып, яңадан каралачак.

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале буенча проект эшләре 2016 елда тәмамланырга тиеш һәм шул ук елда магистральнең Мәскәүдән Түбән Новгородка кадәр беренче участогы төзелә башлый. Беренче участокны 2018 елда төзеп бетерү ниятләнә. Магистраль тулысынча 2020 елда төзелеп бетәчәк, дип хәбәр итте "Россия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot