Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия тимер юлларының мобиль кушымтасы пәйда булачак
Хәзергә Россия тимер юллары кушымтасы Android өчен генә бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). «Россия тимер юллары» ААҖ "Бердәм пассажир комплексы хезмәтләрен кулланучылар мобиль кушымтасы"н эшләү буенча конкурс игълан иткән. Заявкалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә, алар 17 октябрьдә каралачак, нәтиҗәгә чыгару 18 октябрьгә билгеләнгән. Конкурс документлары буенча килешүнең башлангыч бәясе 68 млн сумга якын. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.
Кушымта аша еракка һәм шәһәр читенә йөри торган поездлар хәрәкәте расписаниесен белергә, электрон билет алырга, аның өчен түләргә һәм кире кайтарырга, урыннар һәм вокзаллар турында мәгълүмат алу мөмкин булачак. Дәгъвачыларның тәкъдимнәрендә 1 млн кулланучыга (аларның 10 меңе берьюлы эшләүче) һәм 5 млн кулланучыга (аларның 50 меңе берьюлы эшләүчеләр) кирәкле сервис җиһазына техник таләпләр булырга тиеш.
Мобиль кушымта Android, iOS, Windows Phone 8 һәм өлкәнрәкләр, Windows 10 Mobile өчен эшләнелә. Хәзергә Россия тимер юллары кушымтасы Android өчен генә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз