news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тимер юлларында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә

Станция территорияләрендә, пассажирлар составы туктап торган юлларда, халык күпләп туплана торган башка урыннарда контроль арттырылган

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Мәскәү метросында булган шартлаудан соң, илнең тимер юл транспорты объектларында иминлекне тәэмин итү чаралары көчәйтелде. “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, локомотив бригадалары, кассирлар, компаниянең башка белгечләренең уяулыгын көчәйтү өчен махсус инструктаж үткәрелә, гадәттән тыш хәлләр очракларында чаралар күрү механизмнары эшләнә.
Моннан тыш, тимер юл транспортының аеруча мөһим объектларында сак һәм пассажирларны уздыру режимын көчәйтү чаралары күрелә. Станция территорияләрендә, пассажирлар составы туктап торган юлларда, халык күпләп туплана торган башка урыннарда куркынычсызлык чараларына контроль арттырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot