Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия тимер юлларында балалар 70 процентка кадәр ташлама белән йөри ала
Россия гражданнары балалары өчен ерак арага йөри торган поездларга тимер юл билетларын 70 процентка кадәр ташлама белән сатып алырга мөмкин. Ташламалы билетны рәсмиләштерү һәм поездга утырту өчен, балигъ булмаган баланың Россия гражданлыгын раслый торган документы кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр РИА Новости Россия тимер юлларында.
Биш яшьтән кечерәк балалар, әгәр алар өчен аерым урын кирәк булмаса, поездларда бушлай сәяхәт итә алалар.
Биш яшьтән алып ун яшькә кадәрге пассажирлар өчен балалар тарифы гамәлдә. Билет бәясе өлкәннәр тарифының 35 процентын тәшкил итә, ягъни ташлама 65 процентка җитә. «Сапсан» һәм «Ласточка» тизйөрешле поездларында бу яшьтәге балалар өчен 65-70 процент ташламалар каралган.
10 яшьтән 18 яшькә кадәрге пассажирлар ел әйләнәсендә билетларны өлкәннәр тарифыннан 50 процент ташлама белән сатып ала. Ташлама тизйөрешле поездлардан тыш, Россия эчендәге барлык категорияләрдәге ерак араларга йөри торган поездларның плацкарт һәм гомуми вагоннарындагы урыннарга кагыла.
Ташламалы тариф буенча билет сатып алганда һәм утыртканда балигъ булмаган баланың Россия гражданлыгын расларга кирәк. Моның өчен Россия гражданлыгы турында штамп белән туу турында таныклык күрсәтергә мөмкин. 14 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга гражданлыкны РФ паспорты белән расларга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз