news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россия тимер юллары” җәйге чорда ташламаларның яңа системасын гамәлгә кертә

Россиянең Кара диңгез һәм Минеральные воды юнәлешләренә баручы поездлардагы СВ һәм купе вагоннарда бару 20 процентка арзанаячак

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). “Россия тимер юллары” җәйге чорда ташламаларның яңа системасын гамәлгә кертә.
Россиянең Кара диңгез һәм Минеральные воды юнәлешләренә баручы поездлардагы СВ һәм купе вагоннарда бару 20 процентка арзанаячак. Бу төр ташлама 1-20 июнь көннәрендә Кара диңгез ярларыннан Россия төбәкләренә йөрүче поездларда, 14-31 август чорында диңгез тарафына юл алучы поездларда гамәлдә була.
Ә 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр 500 нче номерлы өстәмә поездларның һәм 400 нче номерлы сезонлы поездларның СВ һәм купе вагоннарында 20 процентлы ташлама гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot