news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тимер юллары табиблары сугышта һәлак булган геройлар хөрмәтенә агач утыртты

Россия тимер юллары табиблары сугышта һәлак булган геройлар хөрмәтенә агач утыртты
Фото: Россия тимер юллары клиникасы матбугат хезмәте

Россия тимер юллары клиникасы табиблары «Хәтер бакчасы» акциясе вакытында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә агачлар утыртты.

Акциядә, табиблардан тыш, Россия тимер юллары ветераннары да катнашты. Аларның барысы да агачлар утыртты һәм һәр үсентегә үз туганнарының – сугышта ятып калган геройның исемен бирде.

«Әгәр аның турында истәлек яши икән, кеше исән дигән сүз. Нәкъ менә шуңа күрә дә без Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы турындагы истәлек мәңге яшәргә тиеш дигән карарга килдек. Безнең клиника территориясендә булдырылган бу бакча үсәр, киңәер һәм җирдә яшәү тантанасының гүзәл символына әверелер дип өметләнәбез!» - диде Россия тимер юллары клиникасының баш табибы Олег Галиуллин.

Агачлар утыртканнан соң, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр һәм тәмле аш белән сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot