news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тимер юллары сәфәрләрдә битлек киюне гамәлдән чыгара

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, составны һәм вокзал биналарын дезинфекцияләү эше дәвам итәчәк.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия тимер юллары ерак араларга йөри торган поездларда һәм вокзалларда пассажирлар өчен коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгара. 

«Эпидемия вазгыяте тотрыкланганга күрә, Россия тимер юллары поездларында һәм вокзалларында чикләүләр акрынлап гамәлдән чыгарыла», диелә компаниянең рәсми яңалыклар Телеграм-каналында.

Пассажирларга хәзер поездда йөргәндә термометрия узарга кирәкми. Шулай ук битлекне мәҗбүри кию, вагон-бистрода һәм вагон-рестораннарда социаль дистанцияне үтәү гамәлдән чыгарыла. 

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, составны һәм вокзал биналарын дезинфекцияләү эше дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot