news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия Тимер юллары плацкарт вагонлы билетларга 50 процентлы ташлама кертә

Акциядә быел 28 ноябрьдән – 27 декабрьгә кадәр эчке юнәлештәге барлык поездлар катнаша.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Федераль пассажир компаниясе 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр билетларны плацкарт вагоннарга һәм купе вагоннарының өске ятакларына 50 процентлы ташлама белән сата, дип яза “Известия”, Россия Тимер юллары матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ташламаларны искә алып, балалар өчен бәяләр тагын да түбәнрәк, диелгән басма хәбәрендә.

Акциядә быел 28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр, Мәскәү – Назрань һәм Мәскәү – Нальчик фирма поездларыннан тыш, эчке юнәлештәге барлык поездлар да катнаша.

Ташлама юлга түләүдә генә каралган. Өстәмә хезмәтләргә, мәсәлән, урын-җир комплектына, ташлама ясалмый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100