news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тимер юллары Казан вокзалларының 2018 елгы футбол чемпионатына әзер булуын белдерде

Футбол җанатарлары өчен билгеләнгән бушлай поездлар Казанга 64 махсус рейс ясаячак.

(Мәскәү, 28 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). «Казан» һәм «Казан-2» тимер юл вокзалларында транспорт системасын 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләү буенча барлык эшләр дә төгәлләнде. «Россия тимер юллары» ААҖнең пассажирлар йөртү буенча директоры Дмитрий Пегов Мәскәүдә III Тимер юлчылар съезды матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Россиянең дөнья чемпионатын, испанчалап әйтсәк - мундиальне кабул итәчәк 11 шәһәрендә 31 вокзал комплексы бар. Шуларның 13е әле әзер түгел, аларны 2018 елның мартына файдалануга тапшыру күздә тотыла, дип искәртте ул.

Барлык вокзалларда да мобиль техниканы кору станцияләре, ике телдә мәгълүмат бирү автомат системалары (һ.б.) урнаштырыла. Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрләрнең вокзалларында видеокүзәтү камераларындагы мәгълүматларны саклау вакыты 2018 елның мартында 30 тәүлеккә кадәр арттырылачак.

Соңгы мәгълүматлар буенча, футбол җанатарлары өчен билгеләнгән бушлай поездлар Казанга 64 махсус рейс ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100