news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тимер юллары Казан–Мәскәү югары тизлекле магистраль поезды концептын булдырган

Электр поездының максималь корылыш тизлеге 360 км/cәг, ә демонстрацион тизлеге 400 км/сәг булачак дип көтелә.

Россия тимер юллары Казан–Мәскәү югары тизлекле магистраль поезды концептын булдырган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). “Россия тимер юллары” ААҖ Казан–Мәскәү магистрале өчен Россиядә беренче булган югары тизлекле поездның концептын төзегән. Әлеге поезд 20–22 ноябрьдә Мәскәү шәһәренең Гостиный двор үзәгендә узачак “Транспорт России” (“Россия транспорты”) күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу турыда ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Электр поезды 12 вагоннан торып, аларның алтысы – моторлы, алтысы моторсыз булачак. Поездның максималь корылыш тизлеге 360 км/cәг, ә демонстрацион тизлеге 400 км/сәг кә җитәчәк дип көтелә. Мисал өчен, бүгенге кулланылыштагы Siemens AG корпорациясе чыгарган “Сапсан” тибындагы поездларның максималь корылыш тизлеге – 250 км/сәг, дип билгеләп үтелә.

12 вагонның берсе беренче класска, берсе – бизнес-класска, дүртесе – экономия классына, бишесе туристик класска караячак, берсе вагон-бистро булачак. Алар барлыгы 682 кешене сыйдырачак, вагон-бистрода исә 40 кешелек урын бар. Туристик класска караган вагоннарда исә кәнәфиләрнең бер өлешен хәрәкәт юнәлешенә карап борып куеп та булачак.

Россия тимер юллары, хәрәкәт составын билгеләү өчен, ачык конкурс игълан итәргә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100