Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия тимер юллары челтәрендә иң яхшы предприятиеләр ачыкланды
Коллективларга истәлек билгеләре, дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак
(Казан, 8 февраль, “Татар- информ”). “Россия тимер юллары” филиаллары, структур бүлекләренең 2009 елдгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Хезмәт коллективлары җитештерү һәм финанс-икътисади күрсәткечләр, хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, хезмәтне саклауның торышы һ.б. буенча бәяләнгән.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, 20 предприятие коллективы җиңүче дип табылган. Тимер юллар арасында Октябрь, Төньяк-Кавказ, Свердловски, Төньяк-Урал магистральләре җиңү яулаган. Ә иң яхшы бүлекләр булып бу чорда Горький тимер юлының Муром, Көньяк Көнчыгыш тимер юлының Белгород, Көнбатыш-Себер магистраленең Омски бүлекләре табылган. Дистанцияләр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнгән.
Бу коллективларга истәлек билгеләре, дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз