news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия тимер юллары» ААҖ вице-президенты Мәскәүнең татар җәмгыятенә рәхмәт белдерә

«Россия тимер юллары» ААҖ вице-президенты Мәскәүнең татар җәмгыятенә рәхмәт белдерә

(Мәскәү, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Динә Галәветдинова). Шушы көннәрдә «Россия тимер юллары» ААҖ вице-президенты Хәсән Зәбиров Мәскәүнең Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчурин исеменә рәхмәт хаты юллады. Ул мохтәрият җитәкчесенә мәскәүлеләр телендә «Асадуллаев йорты» буларак билгеле һәм һәм татар җәмәгатьчелегенә бер ел элек кайтарылган Татар мәдәнияте үзәген торгызуга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.

«Күп еллардан соң Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгенең яңарышы башкала татарларыннан тыш, дөньяның төрле почмакларындагы ватандашларыбыз өчен дә истәлекле вакыйга. Татар мәдәнияте үзәге – безнең халыкка хас булган рухият, толерантлык нигезе генә түгел, башка милли мәдәниятләр ассимиляциясенә һәм әхлакый экспансиясенә каршы торуның куәтле, ышанычлы гаранты. Татар мәдәнияте үзәге яңарышының Татарстан башкаласы Казан шәһәренең 1000 еллык юбилее елына туры килүе үзенә бер вакыйга», - диелә Х.Зәбиров хатында.

news_right_1
news_right_2
news_bot