news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итә

Очрашу Чистайда уздырыла

  (Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итә, дип белдерә ведомство матбугат хезмәте.

Очрашу 19 февральдә 14.00 сәгатьтә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлегендә (Чистай, К.Маркс урамы, 87 йорт) уздырыла. Гражданнарны кабул итү буенча тулырак мәгълүматны 8 (84342) 5-51-35 һәм 8 (843) 221-74-14 телефоннары буенча алырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot