news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итәчәк

Бу хакта мәгълүматны 8 (843) 221-74-14 телефон номеры буенча белешергә була

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 24 нче март 11 сәгатьтә Югары Ослан районында Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мөссалимов гражданнарны кабул итәчәк.

Чара Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 нче йорт адресы буенча узачак.

Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 8 (843) 221-74-14 телефон номеры буенча белешергә була, дип хәбәр итә РФ ТКның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot