news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары гражданнарны кабул итә

Чаралар Казан һәм Лениногорск шәһәрләрендә узачак

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). 20 нче ноябрь сәгать 10да Казан шәһәре Идел буе районы буенча тикшерү бүлегендә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итәчәк.

Казан шәһәре, Мәүлетов урамы, 19 нчы йорт адресы буенча узачак чара турында тулырак мәгълүматны (843)221-74-17, 229-14-21 телефоннарына шалтыратып белергә була.

21 нче ноябрьдә 14 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 3 йорт адресы буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итәчәк. Чара турында (843) 221-74-17 номерына шалтыратып белешеп була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot