news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк

Чара 14 нче октябрь көнне көндезге сәгать икедә (14.00) узачак

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 14 нче октябрь көнне көндезге сәгать икедә (14.00) Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның кабул итү бүлмәсендә РФ ТКның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә килергә теләүчеләр тулырак мәгълүматны 8(843)221-75-27 телефон номерына шалтыратып белә ала, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100