news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк

Очрашуга килергә теләүчеләр 8 (843) 221-74-14 телефонына шалтырата ала.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). 20 июньдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 39 йорт адресы буенча урнашкан идарә бинасында узачак.

Очрашу турында тулырак мәгълүмат белергә теләүчеләр 8 (843) 221-74-14 телефонына шалтырата ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot