news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тикшерү комитеты Санкт-Петербург метросын шартлаткан кешенең исемен атады

Тумышы белән ул Кыргызстан кешесе булган.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Россиянең Тикшерү комитетында Санкт-Петербург метросында шартлау оештырган ир-атның исемен атадылар. Ул 1995 елгы Әкбәржон Җәлилов булып чыкты. Бу хакта “Российская газета” Россия Тикшерү комитеты җибәргән хәбәргә нигезләнеп яза.

Эксперт-криминалистлар "Восстание Мәйданы" метро станциясендә шартлаткыч матдә салып калдырылган сумкада Җәлиловның генетик эзләрен ачыкланган. Идарәдә дә шартлаткыч җайланма Җәлилов тарафыннан калдырылган дип белдерделәр.

Аннан алдарак бүген Кыргызстанның милли иминлек буенча Дәүләт комитеты шартлатучы кешенең Кыргызстанда туып, Россия гражданлыгы алганлыгын раслады.

Исегезгә төшерәбез, кичә Санкт-Петербург метросында шартлау булды. Шул сәбәпле 14 кеше үлгән. Санкт-Петербург хакимияте һәлак булучылар истәлегенә 4 апрельдән өч көнлек мәтам игълан итте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot