news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитеты: Магнитогорскидагы фаҗига урынында шартлаткыч эзләре табылмаган

Тикшерү комитеты террорчылык оешмаларының хәбәрләренә ышанмаска киңәш итә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетында Магнитогорскида йорт подъезды җимерелеп, кешеләр һәлак булуы турындагы эшне тикшерүне дәвам итәләр. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тикшерүчеләр барлык версияләрне дә кире кага. Бүгенге көндә көнкүреш газы шартлау турындагы фараз төп версия булып кала. Экспертлар һәм криминалистлар бернинди шартлаткыч матдә эзләрен дә тапмады», - дип искәрттеләр Россия Тикшерү комитетында.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, комплекслы тикшерү үткәргәч һәм дәлилләргә җентекле анализ ясаганнан соң гына фаҗиганең сәбәпләре турында нәтиҗә чыгарып булачак.

«Шунлыктан журналистларга террорчылык оешмаларының хәбәрләренә ышанмаска киңәш итәбез», - дип белдерделәр РФ Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot