news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитеты Керчь көллиятендә шартлау аркасында 13 кешенең һәлак булуын әйтте

Фаҗига урынында шартлаткыч матдәләрне өйрәнүчеләр, тикшерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре эшли.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ачыклык кертелгән мәгълүматлар буенча, Керчь көллиятендә шартлау аркасында 13 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

«Шартлау аркасында 13 кеше һәлак булган һәм иллегә якын кеше төрле җәрәхәтләр алган. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең күбесе – яшүсмерләр. Зыян күргән кешеләр турында мәгълүматка ачыклык кертелә», – дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты.

  • «Татар-информ» агентлыгы бүген көндез көллият ашханәсендә шартлау булуы турында хәбәр иткән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, кулдан эшләнгән корылма шартлаган.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Алар видеоязмаларны карый һәм шаһитлардан сорау ала.

Россия Тикшерү комитеты “Террорлык акты” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot