news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү Комитеты Түбән Камадагы һөҗүмгә катнашы булганнарны билгеләячәк

Россиянең Тикшерү Комитеты Түбән Камага БПЛА һөҗүмен тикшерәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, кичә дошман ТР Түбән Кама районына һөҗүм итте. Зыян сәнәгать объектлары территориясендә булды. Алты кеше зыян күргән.

«Россиянең Тикшерү комитеты әлеге хәлгә катнашы булган затларны билгеләячәк һәм аларның гамәлләренә җинаять-хокукый бәя бирәчәк», – дип сөйләделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot