news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитеты Кырым күперендәге теракт турында җинаять эше кузгатты

Россия Тикшерү комитеты Кырым күперендә булган теракт турында җинаять эше кузгатты. Бу хакта мәгълүмат Россия Тикшерү комитеты Телеграм-каналында чыкты.

«Тикшерү мәгълүматлары буенча, 17 июль төнендә Украинаның махсус хезмәтләре тарафыннан кылынган террорчылык акты нәтиҗәсендә Кырым күперенең бер секциясе зыян күргән. Күпердән җиңел автомобильдә барган ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган, аларның балигъ булмаган кызы җәрәхәтләр алган», диелгән хәбәрдә.

Җинаять эше кысаларында экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү әлеге җинаятьне оештыруга һәм башкаруга катнашы булганнарны ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot