news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Тикшерү комитеты: Кырым күперендә шартлау вакытында өч кеше һәлак булган

Кырым күперендә йөк машинасын шартлатудан соң, өч кеше һәлак булды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты.

Якынча белешмә буенча, һәлак булучылар – шартлаган йөк машинасы янында бара торган машинаның йөртүчесе һәм пассажирлары. Һәлак булган ике кеше: ир-ат һәм хатын-кызның мәетен судан чыгардылар. Аларның шәхесләре ачыклана.

«Татар-информ» иртән Кырым күперендә йөк машинасы шартлавы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100